Владимир Путин кичә, 8 апрельдә, видеоконференция режимында Русиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча төбәк башлыклары белән киңәшмә уздырды. Чара башында Президент ил халкына, авырлыклар һәм проблемалар килеп чыгуга карамастан, үз-үзеңне изоляцияләү шартларын үтәүне сорап мөрәҗәгать итте.
“Күпчелек өчен дүрт стена арасында утыру кыен, әмма сайлау мөмкинлеге юк. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, сынауларга түзәргә кирәк. Инфекция белән көрәштә уңай нәтиҗәгә ирешү безнең дисциплинага һәм җаваплылыкка бәйле", — диде Владимир Путин.