+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
13 апрель 2020, 21:00

Коронавирусны авыр кичерүчеләр саны арта...

Бу хакта бүген эпидемиологик хәл буенча киңәшмәдә Владимир Путин белдерде.

Русиядә коронавирус белән хәл көн саен үзгәрә һәм яхшы якка түгел, яңа вирусны авыр кичерү очраклары арта, дип белдерде Владимир Путин бүген эпидемиологик хәл буенча киңәшмәдә.
"Авыру кешеләр саны арта, өстәвенә, аны авыр кичерү очраклары", - диде Президент.
Дәүләт башлыгы хөкүмәткә коронавируска бәйле хәлләр торышын яңарту һәм көн саен хәбәр итү бурычы куйды.
"Алдагы атналар хәлиткеч булачак. Шуңа да, урыннарда профилактик чаралар, бөтен Сәламәтлек саклау системасы эше, барлык факторларны исәпкә алып, запас белән оптималь рәвештә төзелергә тиеш", — диде Владимир Путин.
Русиядә бүгенә коронавирус йоктыруның 18 328 очрагы теркәлгән (шуларның 11 513е Мәскәүдә), 148 кеше үлгән, 1470е савыккан. Башкалада һәм Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә апрельдән үзизоляция режимы кертелде.
Русиядә һәм дөньяда COVID-19га бәйле хәл турындагы соңгы мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында урнаштырылган.
Фото:newstula.ru
Читайте нас: