+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
15 апрель 2020, 20:00

Төбәкләргә — 200 миллиард сум акча

Владимир Путин кризис шартларында төбәкләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.

Русия Президенты Владимир Путин ил төбәкләренә бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 200 миллиард сум акча бирергә тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы Русия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә барышында ил башлыгы чиновникларга һәм бизнес-берләшмәләргә катгый кризис шартларында ил икътисадын саклап калырга ярдәм итәчәк яңа чаралар әзерләргә чакырды. Владимир Путин белдерүенчә, бүген төбәк бюджетларында коронавирус таралуга каршы чаралар белән бәйле өстәмә чыгымнар барлыкка килде.
“Керемнәр хәзер төрле сәбәпләр аркасында кимеде, ә икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итү буенча зур эш алып барыла торган төбәкләргә зур йөкләнеш туры килә, һәм субъектларда моның өчен кирәкле ресурслар булырга тиеш”, — диде ил башлыгы.
Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, субъектлар бу акчаларны мәшгульлеккә һәм эшлекле активлыкка ярдәм итү чараларына, бюджет хезмәткәрләренә пособиеләр һәм хезмәт хакы түләүгә, кичектергесез социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм кешеләргә ярдәмгә тотына алачак.
Фото:aif.ru
Читайте нас: