Коронавирус пандемиясе аркасында 9 майда Кызыл мәйнда үтәргә тиеш Җиңү Парады кичектерелә. Бу хакта бүген Хәвефсезлек советы әгъзалары белән киңәшмәдә Владимир Путин белдерде.
"Парадны 9 майда үткәрү өчен аңа әзерлек бүген үк башланырга тиеш. Тик эпидемия белән куркыныч әле бик югары. Һәм бу миңа хәзер үк парадка һәм башка массакүләм чараларга әзерлекне башларга хокук бирми”, — диде Президент.
Барлык тантаналы чаралар, шул исәптән Җиңү парады һәм "Үлемсез полк" йөреше, Русиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителгән 2020 елда соңрак узачак. Владимир Путин белдерүенчә, күчерелүгә карамастан, Җиңү көне нәкъ менә 9 майда билгеләп үтелә, бу датаны гамәлдән чыгарырга мөмкин түгел.
"Бу көнне һәр гаиләдә үз геройларын искә алачаклар һәм хөрмәтләячәкләр. Ветераннарыбыз безнең хәстәрлекне һәм рәхмәтле булуны тойсын өчен без барлык мөмкинлекләребезне дә эшкә җигәчәкбез", — дип ассызыклады ил башлыгы.