+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
17 апрель 2020, 18:45

6,5 процент белән ипотека алып булачак

Владимир Путин халыкның торак шартларын яхшырту өчен ташламалы ипотека программасын кертүне тәкъдим итте.

Владимир Путин яңа төзелгән йортларда торак сатып алу өчен Русия халкына 6,5 процентлы ипотека бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ил Президенты төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
“Гражданнарыбызга да, төзелеш тармагына да ярдәм итү өчен, махсус ташламалы ипотека программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Дәүләт ярдәме белән кешеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеген бирергә кирәк. Мондый программа кысаларында төбәкләрдә 3 миллион сумга кадәр, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 миллион сумга кадәр яңа „Комфорт“ класслы торак сатып алуга еллык 6,5 процент белән ипотека алырга мөмкин булачак”, — диде Владимир Путин.
Президент ассызыклавынча, мондый ипотека алу өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Фото:sibdom.ru
Читайте нас: