+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
19 апрель 2020, 11:00

“Права”ның куллану вакыты чыкса?

Коронавирус аркасында Владимир Путин яңа документка кул куйды.

18 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин 1 февральдән 15 июльгә кадәр вакыты чыккан паспортлар һәм машина йөртү таныклыкларын гамәлдә дип санау турындагы указга кул куйды. Документ тексты Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Моннан тыш, коронавирус пандемиясе чорында 14 яшьлек үсмерләр паспорт урынына туу турында таныклыкны куллана ала.
Шулай ук Владимир Путин чит ил кешеләренең һәм гражданлыгы булмаган затларның вакытлыча тору срогы чыгуны, вакытлыча яки даими яшәү вакытын туктатып торучы указны имзалады. Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар тору урыны буенча учетка куелган яисә яшәү урыны буенча теркәлгән вакытлар да туктатыла. Әлеге чаралар 2020 елның 15 мартыннан 15 июненә кадәр гамәлдә.
Моннан тыш, качак статусыннан мәхрүм итү, вакытлыча сыену урыны, элек бирелгән визаларны, эшкә рөхсәтләрне, патентларны, вакытлыча яшәүгә рөхсәтләрне, дәүләт программасында катнашучы таныклыкларын юкка чыгару турында карарлар 15 июньгә кадәр кабул ителмәячәк.
Фото:classomsk.com
Читайте нас: