+20 °С
Облачно
Журналга язылу
Русия киңлекләрендә
21 Апреля 2020, 17:00

Кирәге чыкмасын да!

Владимир Путин коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен өстәмә койка-урыннарның кирәге чыкмаска мөмкин, әмма алар булырга тиеш дип белдерде.

Владимир Путин коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен өстәмә койка-урыннар һәм җиһазлар резервы кирәк булмаска мөмкин, әмма аларның булырга тиешлеген ассызыклады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Президент бу турыда Приморье губернаторы Олег Кожемяко белән видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә белдерде.
“Без моның {койка-урыннар һәм җиһазлар резервы} кирәк булмаска да мөмкинлеген аңлыйбыз, аларның кирәге чыкмасын да, әмма болар булырга тиеш түгел", ­- дип билгеләп үтте Русия лидеры.
Дәүләт җитәкчесе төбәк башлыгына Приморьеда коронавирус белән көрәш темпларының яхшы булуын билгеләп үтте һәм шулай дәвам итүләрен теләде.
Фото:interfax-russia.ru
Читайте нас