Русия Президенты Владимир Путин һәм АКШ лидеры Дональд Трамп 1945 елда Эльба елгасында гаскәрләр очрашуының 75 еллыгы уңаеннан уртак гариза кабул итте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"2020 елның егерме бишенче апрелендә Эльба елгасы аша салынган җимерелгән күпердә бер-берсенә кул биргән совет һәм Америка солдатларының тарихи очрашуына 75 ел тула. Бу вакыйга нацист режимының хәлиткеч җиңелүенә сәбәп булды", — диелә хәбәрдә.
Уртак гаризада ассызыклануынча, "Эльба рухы" ике илнең каршылыкларны кичектереп тору, уртак максат өчен ышаныч һәм хезмәттәшлек итү мисалы булып тора. Илләрнең бу гасырның иң җитди каршылыкларына каршы көрәшүе фашизмга каршы көрәшүчеләрнең батырлыгына хөрмәт билгесе булып тора, дип билгели президентлар.
Билгеле булуынча, 1945 елда Торгау районында, Эльбаның җимерелгән күперендә, 58нче гвардия укчылар дивизиясе взводы командиры лейтенант Александр Сильвашко һәм Американың 69нчы пехота дивизиясе разведка төркеме командиры лейтенант Уильям Робертсон очраша. Шушы тарихи очрашу вермахтның ахыргы таралуын тизләтә.