+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
26 апрель 2020, 21:00

Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин якын көннәрдә Русиядә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә халыкка яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза “РИА Новости” агентлыгы.
"Бу атнада без дәүләт башлыгының перспективаларны бәяләү белән бәйле яңа мөрәҗәгатен ишетербез дип уйлыйм", — диде Дмитрий Песков.
Президент ил гражданнарына 25 мартта һәм 2 апрельдә мөрәҗәгать иткән иде. Ул чакта Владимир Путин Русиядә 30 апрельгә кадәр ял көннәре игълан итте һәм коронавирус таралу тизлеген киметү, шулай ук гражданнарга, төп инфраструктура һәм бизнеска ярдәм итү өчен кайбер чаралар тәкъдим итте.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә COVID-19 авыруының 80 949 очрагы теркәлгән (күбесе — Мәскәүдә), аларның 747се вафат булган, 6767 пациент савыккан.
Фото:vesti.ru
Читайте нас: