-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
28 апрель 2020, 00:40

Доктор Рошаль — Хезмәт Герое

Тиешле указга Владимир Путин кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин доктор Леонид Рошальга Хезмәт Герое исемен бирде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
"Дәүләт һәм халык алдындагы хезмәт казанышлары өчен Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты президенты Рошаль Леонид Михайловичка Русия Федерациясе Хезмәт Герое исемен бирергә", — диелә хәбәрдә.
Шулай ук Президент указы нигезендә "Улан-Удэн авиация заводы" җәмгыяте директоры Леонид Белыхка, " Төбәк спорт әзерлеге үзәге" тренеры Дмитрий Миндиашвилига, "Магнитогорск металлургия комбинаты" операторы Александр Моторинга һәм Русия дәүләт академия Кече театры сәнгать җитәкчесе Юрий Соломинга Хезмәт Герое исеме бирелде.
Фото: ria.ru
Читайте нас: