+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Җиңү көне" җырын балконнарга чыгып җырлыйк!

Владимир Путин волонтерларның башлангычын хуплады.

"Җиңү Волонтерлары" хәрәкәте ирекмәннәре онлайн-конференция вакытында Владимир Путинга үзенчәлекле тәкъдим белән чыкты. Алар ил башлыгына 9 май көнне 19.00 сәгатьтә Русия халкының балконнарга чыгып, "Җиңү көне" җырын башкару идеясе турында белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Сез һәрвакыт "Үлемсез полк" йөрешендә катнашасыз, безгә бу юлы да кушылсагыз иде", — диде чарада дәүләт башлыгына әлеге хәрәкәт әгъзасы.
Президент бу башлангычны хуплавын, тик бу акциядә катнашуның формасы турында уйларга кирәклеген әйтте.
"Моны рәхәтләнеп эшләячәкмен. Миңа катнашуың формасын сайларга гына кирәк. Бу хакта һичшиксез уйлармын. Хәтта шикләнмәгез дә, мин күңелем һәм йөрәгем белән сезнең белән булачакмын", — диде Владимир Путин.
Фото: tass.ru
Читайте нас: