“Хөрмәтле Владимир Владимирович, әле генә мин коронавируска тапшырган тестларның нәтиҗәләре уңай икәнлеге билгеле булды. Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, мин үз-үземне изоляцияләүне һәм табиблар күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Моны хезмәттәшләремне авырудан саклап калу өчен эшләргә кирәк”, — диде Хөкүмәт рәисе.