+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Президент 9 майда халыкка мөрәҗәгать итәчәк

Бу хакта аның матбугат секретаре белдерде.

Владимир Путин 9 майда русиялеләргә мөрәҗәгать итәчәк. Бу хата аның матбугат секретаре Дмитрий Песковның сүзләренә сылтама белән “РИА Ноости” агентлыгы хәбәр итә.
"Без 9 майда Президент Мәңгелек утка чәчәкләр салыр һәм нәкъ шуннан бөтен Русия халкына мөрәҗәгать итәр дип көтәбез", — дигән ул “Мәскәү. Кремль. Путин” программасына биргән интервьюсында.
Моңа кадәр дәүләт башлыгы русиялеләргә берничә тапкыр, соңгысында 28 апрельдә мөрәҗәгать иткән иде. Ул чакта Президент сәнәгатьне һәм сәламәтлек саклау системасын мобилизацияләү буенча эш нәтиҗәләрен әйтте, шулай ук икътисадка һәм төбәкләргә коронавирусны җиңәргә ярдәм итәргә тиешле яңа йөкләмәләр бирде.
Моннан тыш Владимир Путин 11 майга кадәр эшләми торган көннәрне озайту турында игълан итте.
Фото:rg.ru
Читайте нас: