-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Президентның сәламәтлеге югары дәрәҗәдә саклана

Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.

Владимир Путинга, башка русиялеләргә кебек үк, Covid-19 коронавирусы эпидемиясе аркасында тагын күпмедер вакыт чикләү режимын сакларга туры киләчәк. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген, 3 майда, “Россия 1” телеканалына биргән интервьюсында белдерде.
“Саклану чараларын бер төндә яки бер секундта каләм белән язып кына гамәлдән чыгарырга мөмкин түгел. Безгә бу саклану чаралары шартларында, бигрәк тә дәүләт башлыгына, тагын күпмедер вакыт яшәргә туры киләчәк”, — диде Дмитрий Песков.
Матбугат секретаре ассызыклавынча, Президентының сәламәтлеге югары дәрәҗәдә саклана. Коронавирус вазыйфага карамый, барлык кеше өчен хәвефле. “Шуңа күрә Президент Яңа Огаревода изоляция режимында эшли дә”, — диде Дмитрий Песков.
Фото:iz.ru
Читайте нас: