+20 °С
Облачно
Журналга язылу

Үзизоляция режимыннан кайчан чыгабыз?

Ил башлыгы Covid-19 аркасында чикләүләрне этаплап бетерү буенча киңәшмә уздырачак.

Владимир Путин 6 майда COVID-19га каршы көрәш кысаларында кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырачак. Бу хакта Президентның матбугат секретаренә сылтама белән “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.
Узган атнада дәүләт башлыгы гражданнарга мөрәҗәгать белән чыкты һәм эш көне булмаган көннәрне 11 майга кадәр озайтты. Владимир Путин шулай ук “Роспотребнадзор”га, Дәүләт Советының эшче төркеме белән берлектә, 5енә 12 майдан башлап чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча киңәшләр әзерләү бурычы куйды.
Чәршәмбе көнне Президент Хөкүмәтнең икътисадка һәм халыкка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру, табибларны һәм медицина хезмәткәрләрен махсус страховкалау эше турындагы докладларын көтә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавирус белән авыручыларның 145 268 очрагы теркәлгән. 18 меңнән артык пациент савыккан, 1356 кеше вафат булган.
Фото:kremlin.ru
Читайте нас