+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Путин белән Лукашенко телефоннан сөйләшүләр үткәрде

Ике ил Президентларының нинди мәсьәләләр күтәрүен Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 5 майда, Русия һәм Белоруссия илләре лидерлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенконың телефон аша сөйләшүе булды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт башлыклары ике яклы мөнәсәбәтләрнең аеруча актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Сүз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары турында да барды. Александр Лукашенко Владимир Путинга булачак Парад, шулай ук Белоруссиядәге вәзгыять турында сөйләде.
Дәүләт башлыклары шулай ук коронавируска каршы күрелә торган чаралар турында сөйләште. Александр Лукшенко Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинның тизрәк савыгуын теләде.
Фото:ТАСС
Читайте нас