+11 °С
Облачно
Журналга язылу

”Без дөрес эшләдек”

Владимир Путин коронавируска каршы көрәш өчен кабул ителгән карарларның дөрес булуын ассызыклады.

Бу хакта дәүләт башлыгы икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча элегрәк кабул ителгән чараларны гамәлгә ашыру турында киңәшмәдә белдерде дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
"Билгеле булуыча, коронавирус инфекциясенә каршы нәтиҗәле көрәш максатында Русиянең бөтен территориясендә чикләү чаралары кертелде, һәм шактый вәкаләтләр төбәкләргә тапшырылды. Бу аңлашыла да, чөнки ил зур, хәл төрле җирдә төрлечә һәм безгә территорияләрдәге вакыйгаларга сайлап кына якын килергә кирәк иде", — диде Президент.
"Практика күрсәтүенчә, без дөрес эшләдек", — дип ассызыклады ил башлыгы.
Русия лидеры билгеләп үтүенчә, Русия юлыннан башка күп кенә дәүләтләр китте. "Без моны күрәбез, алар күргән чаралар шулай ук нәтиҗәле булсын иде", — диде Владимир Путин.
Фото:tass.ru
Читайте нас