Барлык яңалыклар

Путин һәм Меркель бер-берсен котлады

Ике илнең лидерлары фашизмны җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлаулар белән алмашты.

Бүген Русия Президенты Владимир Путин һәм Германия канцлеры Ангела Меркельнең телефон аша сөйләшүе булды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт башлыклары бер-берсен дөньяны фашизмнан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан котлады. Сөйләшү барышында Русия һәм Германия өчен бу дата аерым, символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үттеләр. "Ул елларның фаҗигале вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау мөһимлегенә басым ясалды. Аерым алганда, ике илдә дә нацистлар режимына каршы аяусыз көрәшкән немец патриотлары турында беркайчан да онытылмаячагына ышаныч белдерелде", — дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Коронавирус пандемиясе тирәсендәге хәл-вакыйгалар турында фикер алышу барышында ике ил лидерлары "инфекция таралуга каршы көрәштә үзара ярдәм күрсәтергә һәм инде җайга салынган хезмәттәшлекне дәвам итәргә" ниятләүләрен белдерде.
Фото:iz.ru
Читайте нас: