Русия Президенты Владимир Путин 11 майда илдә коронавирус таралу белән бәйле хәл, шул исәптән эшләми торган көннәрне озайту мөмкинлеген карау буенча фикер алышуга корылган киңәшмә уздырачак. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песковның сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
28 апрель көнне төбәк башлыклары белән узган киңәшмәдә Владимир Путин илдә эшләми торган көннәрне 11 майга кадәр озайту турында белдергән иде. Шул ук вакытта ул нормаль тормышка әйләнеп кайтуга әзерлекне башларга кирәклеген әйтте һәм 12 майдан чикләү чараларынннан этаплап чыгу өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Соңрак “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, ведомство өч этапта узачак чикләү чараларын бетерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән.
Беренче этапта сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары эшен рөхсәт итү, социаль дистанцияләрне үтәү, икенче этапта сәүдә һәм хезмәт күрсәтүнең барлык өлкәләре объектларын ачу, әмма бер үк вакытта хезмәт күрсәтүчеләрнең санын чикләү күз уңында тотыла. Өченчесендә барлык предприятиеләргә дә эшләргә рөхсәт ителә.