-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

12 майдан эшләми торган көннәр чоры тәмамланды

Бу хакта Владимир Путин төбәк башлыклары белән узган киңәшмәдә белдерде.

Русиядә 12 майдан бердәм эшләми торган көннәр режимы тәмамланды, ул 30 марттан кертелгән иде.
Бу хакта Владимир Путин төбәк башлыклары белән 11 май көнне узган киңәшмә барышында белдерде. Ул 6 атнадан артык дәвам итте.
“Бу экстраординар чара эпидемия үсешен тоткарларга, акрынайтырга мөмкинлек бирде. Шуның исәбенә без эпидемиологик хәл кискенләшкән очракта бөтен Сәламәтлек саклау системасының әзерлеген сизелерлек арттыру өчен файдаланган вакыт ресурсын алдык”, — диде Владимир Путин.
65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен “югары хәвефсезлек режимы" 12 майдан соң да сакланачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу чоры бер үк вакытта булмаячак, моннан тыш, барлык санитар таләпләрне үтәү шарты белән узарга тиеш. Шулай ук күп кеше катнашлыгында чаралар әлегә тыела.
Президент үз чыгышында гаиләләргә һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын игълан итте. Төбәк башлыкларына коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә түләүләрне контрольдә тотарга кушты. Апрель ае өчен түләүләр 15 майга кадәр башкарылырга тиеш.
Фото:vedomosti.ru
Читайте нас: