Барлык яңалыклар
10

10 мең сумны алу өчен ике миллионнан артык гариза тапшырылган

Бер тапкыр түләнә торган пособиене 3тән 16 яшькә кадәрге һәр балага алырга мөмкин.

Русия гражданнары posobie16.gosuslugi.ru сервисы аша 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган балалар пособиеләрен алу өчен ике милионнан артык гариза тапшырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Карар кабул ителгәннән соң, бер көн эчендә без, гражданнарга өйдән чыкмыйча гына гаризалар бирү җиңелрәк булсын өчен, 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга түләүне рәсмиләштерү өчен интерактив форма булдырдык. Шулай ук 3 яшькә кадәрге балаларга түләү формасын яңарттык”, — дип белдерде Санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов.
Гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Мондый түләү алу өчен ата-аналардан гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 11 майда Русия халкына мөрәҗәгатендә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге (16 яше 2020 елның 1 июленә кадәр тулган очракта) балалары булган барлык гаиләләргә, керемнәренең күпме булуына бәйсез рәвештә, бер тапкыр һәр балага 10 мең сум күләмендә пособие түләнәчәген белдерде.
Фото:tverlife.ru
Читайте нас: