-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Илдә эпидемиологик хәл үзгәрә

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин ассызыклавынча, илдә эпидемиологик хәл үзгәрә, бу исә игътибарны агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән мәсьәләләрегә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта дәүләт башлыгы генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә “Россия 24” каналында трансляцияленде.
Президент билгеләп үткәнчә, соңгы атнада хакимиятләрнең тырышлыгы коронавирус таралуга каршы көрәшкә, гражданнарга һәм икътисадка кичектергесез ярдәм чараларын әзерләүгә юнәлдерелде. Бу эш дәвам итәчәк, әмма коронавирус таралуга бәйле хәл үзгәрә һәм ул озак вакытка исәпләнгән мәсьәләләргә янә игътибар бирергә мөмкинлек бирә.
“Стратегик бурычларны, озакка исәпләнгән масштаблы проектларны динамик, нәтиҗәле хәл итүне тәэмин итү, тиз темп җыю мөһим",— диде Президент.
Фото:vesti.ru
Читайте нас: