+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәгатьләр санарга кем кушты?

Владимир Путин табибларга өстәмә түләүләр аркасында килеп чыккан хәл өчен чиновникларны тәнкыйтьләде.

Владимир Путин чиновникларны COVID-19 авырулары белән эшләүче табибларга өстәмә түләүләр аркасында килеп чыккан хәл өчен тәнкыйтьләде. Бу хакта “РИА Новости” басмасы хәбәр итә.
"Мин табиблар, кече медицина персоналы өчен, ашыгыч ярдәм экипажлары өчен бу түләүләрнең конкрет саннарын атадым. Коронавируслы авырулар белән конкрет эшләү өчен, ниндидер вакыт, анда биш-ун минут яки ике сәгать өчен түгел, ә эш факты өчен. Ә аның тирәсендә ниндидер бюрократик буталчыклар тудырдылар, нәрсәдер исәпли башладылар. Мин сәгатьләр санарга куштыммы? Юк", — диде Владимир Путин онлайн режимда үткән киңәшмәдә.
Президент COVID-19 авырулары белән эшләүче табибларга махсус өстәмәләр билгеләү турында 8 апрельдә тәкъдим итте. Табиблар өчен өстәмә түләү аена 80 мең сум тәшкил итә, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары өчен — 50 мең сум, кече медперсонал өчен аена 25 мең сум. Ашыгыч ярдәм табиблары аена 50 мең сум, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм машина йөртүчеләр 25 мең сум акча алалар.
Бу максатларга бюджеттан төбәкләргә 41,8 миллиард сум һәм федераль учреждениеләргә тагын ун миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Русиядә эпидемия башланганнан бирле 262 843 кешедә COVID-19 авыруы расланган, 58 меңнән артык кеше терелгән, 2418 пациент үлгән.
Фото:tulasmi.ru
Читайте нас: