-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ил халкына ярдәм күрсәтелергә тиеш

Владимир Путин Хөкүмәткә 25 майга кадәр аның вариантларын әзерләү бурычы куйды.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 25 майга кадәр коронавирус пандемиясе аркасында гражданнарга ярдәм итү мөмкинлегенең вариантларын булдырырга кушты. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.
1 июньгә кадәр Хөкүмәт социаль өлкә хезмәткәрләренә махсус өстәмә түләүләр һәм бала карау буенча пособиене арттыру турындагы законнарга үзгәрешләр кертергә тиеш. Моннан тыш, министрлар кабинетына һәм төбәк хакимиятләренә коронавирус белән көрәшүче табибларга түләүләр мониторингы алып бару йөкләнде.
25 майга кадәр 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә түләү мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш.
“Түләүне алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы яки Русия Пенсия фонды бүлеге аша рәсмиләштерү мөмкинлеген карарга", — дип билгеләп үтелә Президентның йөкләмәләре исемлегендә.
Фото:РИА Новости
Читайте нас: