Барлык яңалыклар

10 мең сум 22 миллион балага түләнәчәк

Бу хакта ил башлыгы бүгенге киңәшмәдә белдерде.

Бүген Владимир Путин икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү буенча элегрәк кабул ителгән чараларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы 11 майда 3 яшьтән 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар кабул ителүен искәртте.
— Бу чара бик кирәкле булды, — диде Владимир Путин. —18 майга әти-әниләрдән дәүләт хезмәтләре порталы аша 12 миллионга якын балага бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гаризалар килде.
Мондый түләү 22 миллионга якын балага кагылачак. Тулаем алганда, бу чара 50 миллионнан артык русиялегә кагыла, дип ачыклык кертте Владимир Путин.
Фото:konkurent.ru
Читайте нас: