Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенә дәүләт бүләге тапшыру турындагы указга кул куйды. Александр Сидякин II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медаленә лаек булды. Рәсми документта билгеләнүенчә, бүләк хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелә.