Барлык яңалыклар

Коронавирусның тагын бер дулкыны булырга мөмкин...

Бу хакта санитар-эпидемиологик хәл буенча киңәшмәдә Владимир Путин кисәтте.

Эпидемия якын арада чигенсә дә, Русиядә COVID-19 вирусының тагын бер дулкыны булырга мөмкин. Бу хакта санитар-эпидемиологик хәл буенча видеоконференция режимында киңәшмәдә Владимир Путин кисәтте.
— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча икенче дулкын агымдагы елның көзендә, октябрь-ноябрь ахырында, декабрь башында булырга мөмкин”, — диде дәүләт башлыгы.
Шуңа бәйле рәвештә ил башлыгы ведомство һәм дәүләт учреждениеләре башлыкларына эпидемиянең очрагына ИВЛ аппаратлары, кислород банкына резервны контрольдә тотарга һәм әзерләргә кушты.
Әлеге вакытта Русиядә авыручылар санының кимүе күзәтелә, дип раслады “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова.
Фото:iz.ru
Читайте нас: