Президент билгеләп үтүенчә, мөселман җәмгыяте милләтара тынычлыкка зур өлеш кертә. Бу бәйрәм рухи мәгънәгә ия, гасырлар дәвамында аны намаз белән генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар белән дә билгеләп үтү кабул ителгән.
"Русия ислам тарафдарлары ата-бабаларының тарихи, мәдәни, дини традицияләренә тирән хөрмәт белән карый, үсеп килүче буынны аларга җәлеп итә. Русиянең мөселман җәмгыяте ил тормышында актив катнаша, җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын саклап калуга, гаилә институтын ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә", — диелә Владимир Путинның котлавында.