Русия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 24 июнендә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад уздырырга кушты. Бу хакта ул Русия оборона министры Сергей Шойгу белән эшлекле очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадка әзерлекне башларга кушам. Русия башкаласы Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә. Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең тарихи парады узган көнне эшләячәкбез”, — диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы Җиңү парадына әзерлекне башларга һәм катгый хәвефсезлек режимын тәэмин итәргә кушты. Ул, шулай ук, "Үлемсез полк" маршын 26 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә үткәрергә тәкъдим итте.
Хәрби парадлар Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм илнең башка шәһәрләрендә узачак.
Фото:upravavernadskogo.ru