+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Вакцина ясату — һәркемнең шәхси карары”

Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан прививка ясата.

Вакцина ясату көне бүгенгә, 23 мартка планлаштырылган. Ил башлыгы бу хакта коронавирустан вакциналар җитештерүне арттыру буенча кичә узган киңәшмәдә белдерде.
"Вакцина ясату — ул һәр кешенең ирекле сайлавы, аның шәхси карары. Сүз уңаенан, мин моны иртәгә үк ясатырга ниятлим”, - дип китерә Президент сүзләрен “ТАСС” агентлыгы.
Соңрак Кремльнең матбугат секретаре Дмитрий Песков дәүләт җитәкчесенең Русиядә җитештерелгән өч вакцинаның берсен ясатачагын хәбәр итте.
“Бу безнең өч вакцинаның берсе булачак, - диде ул, сорауга җавап биреп. - Алар барысы да әйбәт һәм ышанычлы”.
Шуны да искәртик: бүгенге көндә Башкортстанга 130 942 доза “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы кайтты. 20 мартта "Башфармация" склады 8 400 доза вакцина кабул итте, 22 марттан республиканың медицина оешмаларына препарат бирү башланды. Беренче компоненты 118 361 кешегә (90,4 процент) ясалган, 58,2 процентка (76 166 кеше) вакциналау тулысынча төгәлләнгән.
Фото:ria.ru
Читайте нас: