+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Күпбалалы әти-әниләр бергәләп ял итәчәк

20 марттан ял кагыйдәләре үзгәрде.

Агымдагы елның 20 мартыннан өлкән балага — 18 яшь, ә кечесенә 14 яшь тулмаган гаиләләр үзләренә кирәк чакта, ягъни элегрәк расланган графикларга карамастан, отпуск алу хокукына ия, дип хәбәр итә РБК. Әлегә кадәр күпбалалы гаиләләргә ташламалы ял бары тик өлкән бала 12 яшькә җиткәнче генә бирелә иде.
Дәүләт башлыгы тиешле законга 9 мартта кул куйды. Документ белән хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин. Федераль законнар басылганнан соң ун көн узгач үз көченә керә.
“Мондый карар күпбалалы ата-аналарга ял вакытын бергә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк”,— дип билгели Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: