+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Президент Матвейның тәкъдимен хуплады

Башкортстанның танылган экоблогеры Владимир Путин белән аралашты.

26 мартта Башкортстанның танылган экоблогеры Матвей Анискин Президент Владимир Путин белән аралашты. Мәктәп укучысы дәүләт башлыгына аның “Хәтер бакчасы” дип аталган агач утырту акциясендә барлык мәктәп укучыларының да катнашуы турындагы идеясен хуплавын сорап мөрәҗәгать итте. Матвейның Президентка мөрәҗәгате “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерция карамагында булмаган автоном оешмасының күзәтчелек советы утырышы кысаларында узды.
“Исәнмесез, минем исемем – Анискин Матвей Алексеевич. Миңа 11 яшь. Башкортостанның Иглин авылында яшим”, — дип мөрәҗәгать итте малай дәүләт башлыгына. Үсмер күптән экологик тематика белән шөгыльләнүен һәм хәзерге балаларның планетаның пычрануына битараф булмаулары турында сөйләде.
“Минем тәкъдимем – барлык мәктәп укучылары да “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашсын иде. Бу бик яхшы акция, анда барлык балалар да ата-бабаларының җирне немец илбасарларыннан азат итүдә нинди батырлык кылуларын аңлаячак", - дип видеоэлемтә аша үз идеясен җиткерергә тырышты Матвей.
“Супер! Бездә экологик программалар кысаларында, якынча шундый ук проектлар бар, мемориаль характердагы тәкъдимнәр дә бар, күптән түгел генә без бу хакта фикер алыштык. Менә шулай эшләргә кирәк тә. Бик яхшы тәкъдим. Боларның барысын да берләштерергә була. Мин Президент Хакимиятеннән моңа игътибар белән карауларын һәм хуплауларын сорыйм. Без моны мотлак хуплаячакбыз. Рәхмәт", – диде яшь экологка Президент.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: