+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
23 апрель 2021, 15:40

Балалар бакчаларына робот техникасы дәресләре кертелә

Русия буенча старт алучы проектта Башкортстан да катнаша.

2021 елның көзендә Русиядә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм башлангыч мәктәп укучыларын робототехника, нейротехнология һәм программалаштыру нигезләренә өйрәтү буенча “Нейрончик” белем бирү проекты эшли башлаячак. Бу хакта хәбәр итә ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Проект мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, шулай ук башлангыч мәктәпкә өстәмә белем бирү программаларын кертүне күз уңында тота.
Проектның максаты – 5-10 яшьлек балаларда санлы технологияләр күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү. Санлы технологияләр буенча дәресләр кайбер төбәкләрдә агымдагы елның көзендә үк башлана. Беренче этапта мондый мөмкинлек Мәскәү, Калуга, Томск, Свердловск, Калининград өлкәләре, Якутия һәм Башкортстан балалары өчен барлыкка киләчәк.
Өстәмә дәресләрне тыңлаучы балалар алган белемнәрен махсус турнирларда, шул исәптән, халыкара ярышларда да куллана алачаклар. Мәктәп һәм балалар бакчалары укытучылары өчен бушлай уку оештырылачак, ә белем бирү учреждениеләре проектның ресурс үзәге статусын ала алачак.
Фото: РИА Новости/Антон Денисов
Читайте нас: