+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Алар Җиңүне якынайткан!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Советлар Союзы Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Бүген, 9 майда, башкаланың Җиңү паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Республика җитәкчесе Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы гимннарын башкарганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннан соң төбәк Башлыгы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге интернат-мәктәпнең тәрбияләнүчеләрен, Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантларын сәламләде.
Радий Хәбиров, шулай ук, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына, тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Республика җитәкчесе “Җиңүнең алтын йолдызлары” бәйрәменең интерактив мәйданчыкларын карады, аның кысаларында кадетларның күрсәтмә чыгышлары, яшь шигырь укучылар конкурсы, фотокүргәзмә һәм картиналар күргәзмәсе булды. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Кинология хезмәте үзәге этләре осталыкларын курсәтте.
Радий Хәбиров ветераннар һәм шәһәр халкы белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: