+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ураза бәйрәме рухи тынычлык китерсен!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров мөселманнарны Ураза гаете белән тәбрикли.

Котлауда болай диелә:
"Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм, кешелекнең аерылгысыз традицияләре һәм кыйммәтләре – тынычлык, кешелеклелек һәм якыннарыбызга карата мәрхәмәт хисләре турында изге китап һәм ата-бабаларыбызның васыятьләре аша искә төшереп, тирән гасырларга барып тоташа. Аны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу белән генә түгел, ә өлкән буын һәм мохтаҗлар турында кайгыртып, изге эшләр белән билгеләп үтү гадәткә кергән.
Башкортстан мөселман өммәте республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша, милләтара татулыкны, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Елдан артык планета халкы яңа коронавирус белән көрәшә. Профилактика чараларын үтәүгә җаваплы карау һәм вакцинация ясату аркасында вирус чигенә башлады. Дин тотучылар яңадан мәчетләргә йөри, Аллаһы Тәгаләгә күмәк догалар белән мөрәҗәгать итә. Безнең бердәмлек эпидемияне җиңәргә ярдәм итәр дип ышанам.
Ураза бәйрәме барыбызга да рухи тынычлык һәм үз көчебезгә ышаныч бүләк итсен, иҗади хезмәт өчен яңа энергия бирсен.
Бу бәйрәм көнендә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм яхшылык, тынычлык һәм иминлек керсен!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров".
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: