+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа ярдәм чараларын кемнәр алачак?

Русия Президенты Владимир Путин балаларга һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм чаралары турындагы законга кул куйды.

Ил башлыгы Федераль Җыелышка еллык Юлламасында шундый тәкъдим белән чыккан иде. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Документ нигезендә, 1 июльдән сигез яшьтән алып 17 яшькәчә булган тулы булмаган гаиләләргә төбәктәге балалар яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләүләр билгеләнгән. Бу ил буенча уртача 5,6 мең сум.
Моннан тыш, 1 июльдән йөклелек буенча медицина оешмасында учетка баскан хатын-кызлар ай саен яшәү минимумының 50 процентын алачаклар.
1 сентябрьдән сигез яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничныйлар уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.
Закон басылып чыккан көнне үз көченә керде.
“РИА Новости” басмасы хәбәр иткәнчә, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Инна Святенко бу түләүләрне һәм пособиеләрне вакытында һәм тулы күләмдә алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәклеген белдерде.
Фото:ria.ru
Читайте нас: