+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Изге бәйрәм һәммәбезне игелекле эшләргә юнәлтсен!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.

Изге бәйрәм һәммәбезне игелекле эшләргә юнәлтсен!
Изге бәйрәм һәммәбезне игелекле эшләргә юнәлтсен!

–  Бу бәйрәм традицион исламның күп гасырлык кыйммәтләрен, борынгы тарихны һәм мөселман дөньясының бөек мәдәниятен гәүдәләндерә, дин тотучыларның йөрәкләрен игелекле һәм якты хисләр белән тулыландыра.

Башкортстанның мөселман өммәте республикабызның төрле халыклары һәм конфессияләре вәкилләренең дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Яңа мәчетләр төзелә, булачак муллаларны әзерләү эшләре бара. Яшьләрне рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бүген катлаулы сынаулар вакытында мөселманнар, башка конфессияләр вәкилләре кебек үк, бердәм рәвештә Донбассның тугандаш халкына ярдәм итә.

Бу изге бәйрәм безне игелекле эшләр башкаруга, көндәлек тормышыбызда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм игелеклелек күрсәтүгә юнәлтсен.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, татулык һәм бердәмлек, Ватаныбыз хакына хезмәтегездә уңышлар телим! – дип мөрәҗәгать итте республика халкына Радий Хәбиров.

 

Фото:glavarb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: