+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
28 февраль 2023, 14:40

13 бала әнисенә "Герой Ана" исеме бирелде

Владимир Путин Балтач районында яшәүче Альбина Хәйдәршинага мактаулы исем бирде.

13 бала әнисенә "Герой Ана" исеме бирелде
13 бала әнисенә "Герой Ана" исеме бирелде

Иске Балтач авылында яшәүче Альбина һәм Венер Хәйдәршиннар узган елның апрелендә районда гына түгел, республикада да иң күпбалалы гаилә буларак танылды. Алты малайга һәм алты кыз балага гомер биргән 45 яшьлек ханым унөченчесен – тупылдап торган янә бер малай алып кайтты!

 13 балага гомер биреп, аларны тәрбияләп үстерүгә зур көч салучы Альбина һәм Венер икесе дә эшчән, тырыш, җаваплы кешеләр.  Балалары –  әти-әни­ләренең горурлыгы, уку алдынгылары, олимпиада­лар, төрле конкурслар, спорт бәйгеләре җиңү­челәре. Әйтик, өлкән егетләр кечкенәдән волейбол белән мавыккан. Айгизне балтачлылар мәктәп елларыннан ук оста җыр­чы буларак белә. Уфа сәнгать училищесы студенты бүген дә район чараларында, сабантуйда якташларын озын көй­ләрне оста башкаруы белән сөендерә. Айназ гер спортында һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Хәзер ул автотранспорт техникумында укый. Быел 11нчы сыйныфны тәмам­лаучы Айзилә бик матур рәсем төшерә, 9нчыда укучы Нурсилә матур җырлый, 6нчы сыйныфта укучы Ин­зилә белән 4нчедә укучы Айнур биюгә йөриләр. Нәфис гимнастика түгә­рәгенә йөрүче Айгүзәл белән Назгөл район командасы составында күп тапкырлар җиңүгә иреш­кәннәр. Хәйдәршиннар укуда да сынатмый, барысы да яхшы билге­ләргә генә өлгәшә.

Балтач районына командировкага баруыбызның берсендә күпбалалы гаилә белән якыннан танышу форсаты да тигән иде. Аларның булдыклылыгына сокланып, искиткеч тәэссоратлар белән кайткан идек Балтачтан.

– Альбина белән Венер – икесе дә тырыш, шушы матур тормышны үз куллары белән булдырган кешеләр. Балаларын да үзләре үрнәгендә җаваплы, акыллы кешеләр итеп тәрбияләүгә, төрле яклап үстерүгә зур көч салалар. Бу гаиләдә үскән кызлар һәм малайлар – районыбыз горурлыгы! – диде ул чакта район хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушев.

Әйткәндәй, 2014 елда Русия Президенты Владимир Путин Хәйдәршин­нарга “Ата-ана даны” орденын тапшырган. Ул вакытта тугыз бала белән Сочига барып, ил башлыгы кулыннан дәүләт бүләге алган, берничә көн гаилә белән Кара диңгез буенда ял иткән күңелле көннәрне әле дә сагынып сөйли алар. 

Янә сөенечле яңалык килеп иреште. Русия Президенты Альбина Хәйдәршинага гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур казанышлары өчен “Герой Ана” дигән мактаулы исем бирде. Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Хәйдәршиннар гаиләсен, анда тәрбияләнүче бәхетле балаларны лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, иминлек, бәхетле, тигез гомер, балалар өчен һәрвакыт сөенеп яшәүләрен телибез!

 

Фото гаилә архивыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: