+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
28 февраль 2023, 09:55

Җитмеш сигез елдан соң очрашу...

Мәктәп укучылары сигезенче дистәне ваклаган апа белән сеңелне очраштырган.

Җитмеш сигез елдан соң очрашу...
Җитмеш сигез елдан соң очрашу...

Мәскәү шәһәренең 185нче мәктәбе укучылары Костромада яшәүче 78 яшьлек Галина Улитинага сигез дистә елга якын күрмәгән сеңлесен табарга ярдәм иткәннәр. Бу хакта  “РИА Новости” басмасы хәбәр итә.

“РИА Новости”га Мәскәүнең Фән һәм мәгариф департаментында хәбәр итүләренчә, туганнарның очрашуы "Найти человека" мәктәп архив-эзләү проекты ярдәмендә мөмкин булган. 1960-1970 елларда "Маяк" радиостанциясендә балалар шагыйре Агния Бартоның шул ук исемдәге тапшыруы чыгып килгән була. Бу тапшыруга кайчандыр Галина Михайловна да әнисен, якыннарын эзләп табуда ярдәм сорап хат яза.

Галина Улитина (Чугунова) 1945 елның мартында Мәскәүдә туган. Язмыш шулай куша: ул балалар йортларында тәрбияләнгән, ә хәзер Костромада яши. Ул үз гаиләсенең үткәне турында бернәрсә дә белмәгән, ләкин гомере буе туганнарын эзләгән.

Проектта катнашучы Мәскәү укучылары аның хатын архивта тапканнар. 2021 елда алар эзләү эшенә тотына һәм әбекәйнең бөтен шәҗәрәсен диярлек тикшерә. Ике елга якын вакыт китә. Әмма нәтиҗәсе сөенечле – Галина Улитинаның Тверь өлкәсенең Спиров авылында яшәүче икетуган апасы Светлана Ивановна Захарова (Чугунова) табыла.

Шушы көннәрдә 185нче мәктәптә туганнарны очраштырганнар. Бер-берсен сигез дистә елга якын күрмәгән, белмәгән кардәшләр беренче тапкыр очрашып, шатлыктан күз яшьләрен тыя алмаган.

Эзләү проектында катнашучы укучыларның, аларның остазларының эшчәнлегенә сокланмаслык түгел. Шундый игелекле эш башкаручы балаларга әфарин! 2020 елда укучылар тырышлыгы белән шушы ук мәктәптә Бөек Ватан сугышы елларында бер-берсен югалткан икетуган ир-егетләр очрашкан.

 

Фото: cdn.iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: