+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Энесен бүре тырнагыннан коткарып калган...

9 яшьлек малай үлгәннән соң медаль белән бүләкләнде.

Энесен бүре тырнагыннан коткарып калган...
Энесен бүре тырнагыннан коткарып калган...

Дагыстанда энесен бүредән коткарган 9 яшьлек Әхмәд Әхмәдов үлгәннән соң медаль белән бүләкләнде. Русия Президенты Владимир Путинның тиешле указы 28 февральдә хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Малай экстремаль шартларда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен "Һәлак булучыларны коткарган өчен" медале белән бүләкләнгән.

Узган елның июлендә Дагыстанның Цунтин районы Кидеро авылы янында 6 яшьтән 9 яшькә кадәр булган өч малайга бүре һөҗүм итә.  Алар бу вакытта төзелеп бетмәгән бассейнда су коенган була. Ерткыч иң кечкенәсенә — 6 яшьлек Әбүбәкергә ташлана. Аны тугыз яшьлек абыйсы Әхмәд коткара, ул бүренең игътибарын үзенә юнәлтә. Кызганычка каршы, ерткыч җанвар Әхмәдне  урманга өстерәп алып китә. Соңыннан полиция һәм авыл халкы баланың үле гәүдәсен таба.

 

Фото: api.elbrus.press

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: