+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Барысына да ничек өлгерәсез?”

Президент Владимир Путин якташыбыз Альбина Хәйдәршинаның 13 баланы ничек тәрбияли алуына гаҗәпләнде.  

“Барысына да ничек өлгерәсез?”
“Барысына да ничек өлгерәсез?”

Русия Президенты Владимир Путин 8 Март бәйрәме алдыннан илебезнең бер төркем хатын-кызларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Ил башлыгы белдерүенчә, Русия хатын-кызлары ил үсешенә зур өлеш кертә, алар җитди нәтиҗәләргә ирешә алмаган тармаклар юк.

Бу чарада 11 һәм 13 бала тәрбияләүче ике әнигә “Герой Ана” медальләре тапшырылды. Аларның берсе – безнең якташыбыз Альбина Хәйдәршина иде.

Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Альбина һәм Винер Хәйдәршиннарның гаиләсендә 13 бала канат ныгыта. Иң өлкән кызларына – 27 яшь. Хәзер инде ул үзе дә гаиләле, ике бала үстерә. Кыскасы, Хәйдәршиннар хәзер инде бәхетле нәнәй һәм картәти дә әле!

Кремльдә бүләкләү тантанасында Владимир Путин Альбинадан “13 бала белән ничек тормыш йөген тартасыз, барысына да ничек өлгерәсез?” – дип кызыксынды.

“Барысы да яхшы, өлгерәбез. Ирем төзелеш компаниясендә эшли. Үз йортыбыз белән яшибез, зур хуҗалыгыбыз бар. Балалар да ярдәм итә”, - дип җавап бирде Президентның сорауларына якташыбыз.

Бар булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган Альбина Рәиф кызын чын күңелдән котлыйбыз!  Гаиләгезгә иминлек, бәхет, тигезлек телибез. Киләчәктә дә балаларыгыз белән горурланып яшәгез!

 

Фото: "Известия" гәзите

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: