+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
21 апрель 2023, 10:40

Изге теләкләр күңелләребезне тулыландырсын!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.

Изге теләкләр күңелләребезне тулыландырсын!
Изге теләкләр күңелләребезне тулыландырсын!

"Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Ата-бабаларыбызның әхлакый васыятьләренә, күпгасырлык Ислам мәдәнияте традицияләренә мөрәҗәгать итү дин тотучыларның рухи көчен ныгыта. Бүген барлык мәчетләрдә дә шәфкатьлелеккә, игелекле гамәлләр кылуга, туган җирнең чәчәк атуы өчен барысын да эшләргә әзерлеккә чакыру яңгырый.

Башкортстан мөселманнары һәрвакыт Ватанның тугры уллары булган. Бүген безнең республика сугышчылары махсус хәрби операция барышында үз бурычларын намус белән үтиләр, кулларына корал тотып, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, тыныч кешеләрнең гомерләрен саклыйлар. Барлык конфессияләрнең иман әһелләре безнең геройларыбыз исән-сау өйләренә кайтсын дип дога кыла.

Бу бәйрәм көннәрендә изге ниятләр һәм теләкләр йөрәкләребезне тулыландырсын иде. Һәр йортка, һәр гаиләгә күңел җылылыгы һәм шатлык, татулык һәм иминлек килсен!

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!" - диелә Радий Хәбировның котлавында.

Фото: glavarb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: