+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
30 апрель 2023, 10:35

Башкалага “Җиңү паравозы” килде

Кичә, 29 апрельдә, Уфа станциясендә «Җиңү паровозы»н тантаналы каршыладылар.

Башкалага “Җиңү паравозы” килде
Башкалага “Җиңү паравозы” килде

Ретросоставны хәрби еллар фомасындагы локомотив бригадасы җитәкчелегендә бәйрәмчә бизәлгән Лебедянка (конструктор Л. Лебедянский хөрмәтенә) атаклы паровозы җитәкли. Поезд составында - Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника платформалары һәм «Үлемсез полк» пассажир вагоннары.

Кунаклар һәм пассажирлар 1945 елгы атмосфераны яңартучы реконструкциядә катнашып кына калмады, ә ретросостав фонында рәхәтләнеп фотога төштеләр. Уфа станциясендә шулай ук «Георгий тасмасы» концерты һәм акциясе узды.

"Җиңү паровозы" алга таба китте. 30 апрельдә состав Бөгелмә һәм Яр Чаллыда тукталачак. Тулаем алганда, ил буенча бәйрәм турының озынлыгы 2,5 мең чакрым тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәтендә.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: