+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы арта

Хөкүмәттә аны 30 процентка арттырырга вәгъдә иттеләр.

Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы арта
Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы арта

Русиядә мәгариф системасы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакын 2026 елга якынча 25-30 процентка арттыру планлаштырыла. Бу хакта хөкүмәтнең Федераль җыелышка мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы докладында әйтелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Хөкүмәт тәкъдим иткән таблицадан күренүенчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт мәктәпләрендә педагогларның уртача айлык хезмәт хакы 49,7 мең сум тәшкил иткән. Шул ук таблицада 2026 елга укытучыларның уртача хезмәт хакы аена 67 мең сум дәрәҗәсенә җитәчәк, дип фаразлана.

Шулай ук, хөкүмәт фаразлары буенча, 2026 елга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 30 процентка артачак. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ул аена 43,1 мең тәшкил итсә, 2026 елда аена 58,1 мең сумга кадәр үсәчәк.

Моннан тыш, хөкүмәттә 2026 елга педагогик хезмәткәрләр саны 100 меңгә кимиячәк дип көтелә.

 

Фото:opennov.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: