+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Изге бәйрәм җиңү өчен көч бирсен!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.

Изге бәйрәм җиңү өчен көч бирсен!
Изге бәйрәм җиңү өчен көч бирсен!

"Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге көндә без туганнар һәм дуслар белән җыелабыз. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузабыз. Әти-әниләрнең хәлен беләбез, ата-бабаларны искә алабыз, яшьләр белән рухи традицияләрне уртаклашабыз.


Бүген бөтен уйларыбыз – Туган ил язмышы турында. Бөтен мөселман өммәте Украинада фашизмга каршы көрәшүче Русия сугышчылары өчен дога кыла.
Дин әһелләре бүген безнең егетләр белән алгы сызыкта, аларга рухи ярдәм күрсәтә. Мөселманнар һәм башка конфессияләр вәкилләре махсус операциядә катнашучыларга, Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә бәһаләп бетергесез ярдәм күрсәтә.


Бүгенге изге бәйрәм безнең сугышчыларга авыр хәрби хезмәтләрендә җиңү өчен көч бирсен. Туган якларына исән-имин кайтсыннар. Ә безне Корбан бәйрәме тату, иҗади хезмәткә, изге эшләргә өндәсен.


Барыгызга да рух ныклыгы, тынычлык һәм иминлек телим!" - диелә республика Башлыгының котлавында.

 

Фото: Глава РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: