+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфада дөнья рекорды куелды!

“Дуслык әйлән-бәйләне”ндә 3000гә якын кеше катнашты.

Уфада дөнья рекорды куелды!
Уфада дөнья рекорды куелды!

26 июнь старт алган Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форум чаралары башкалабызда бүген дә дәвам итә. Ике төбәк халкын берләштергән форум кысаларында 27 июнь көнне дөньякүләм рекорд куелды. Биредә, ел саен уздырылган “Евразия йөрәге” фестивалендә 3000гә якын кеше “Дуслык әйлән-бәйләне”нә кушылды. Рекордны Русия рекордлар китабына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире Станислав Коненко теркәде.
Халыклар бердәмлеген, татулыгын дәлилләгән әлеге чагу вакыйгада республиканың 54 районы һәм 9 шәһәре вәкилләре әйләнде. Аларга Белоруссия төбәкләреннән — Брест, Витебск, Гомель, Минск, Могилев өлкәләреннән, Минск шәһәреннән һәм Русия төбәкләреннән — Иркутск, Ульяновск өлкәләреннән, Саха Республикасыннан (Якутия) кунаклар кушылды. 150дән артык кеше Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясын тәкъдим итте. 

Автор фотосы.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: