Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
14 сентябрь 2025, 19:05

Укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башлыйлар

Илнең өч төбәгендә яңа уку елыннан түләүнең яңа системасы кертелде.

Укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башлыйлар
Укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башлыйлар

Русия Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын түләүнең яңа системасы өстендә эшли. Русиянең өч төбәгендә бу уку елыннан тәҗрибә башлана: укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башлаганнар.

"Хезмәткә түләүнең яңа системасы буенча пилот проекты кысаларында өч төбәк сайланды, һәм бу уку елыннан башлап анда хезмәт хакын исәпләүнең бердәм критерийларын булдырачакбыз", дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.

База оклады, стимуллаштыру һәм компенсация түләүләре исәпкә алыначак. Хәзер хезмәт хакының 70 проценты фиксацияләнгән, ә 30 проценты — стимуллаштыручы түләүләр булачак.

Министр белдерүенчә, педагогларның хезмәт хакы, тигез булмаган түләүләрдән тыш, үтәкүренмәле булырга тиеш.

Бөтенрусия ата-аналар җыелышында Сергей Кравцов: “Мәгариф министрлыгы өчен төп бурыч – хезмәт өчен түләүнең яңа системасын булдыру, чөнки лаеклы һәм аңлаешлы керем укытучы һөнәренең абруен күтәрүдә төп пункт”, дип белдерде.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас