Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
26 декабрь 2018, 16:50

БӘЙРӘМДӘ

БӘЙРӘМДӘ Иске елны озатырга Җыйнаулашып без килдек, Кыш бабай белән биедек, Карсылу белән көлдек. Җырлый белгәннәр җырлады, Белмәгәннәр тыңлады. Бакчабызда кичкә чаклы Шат авазлар тынмады. Күңел ачтык бергәләшеп, Әйлән-бәйлән уйнадык. Бәйрәм вакыты кыска шул, Без уеннан туймадык. Кыш бабайдан әллә күпме Бүләк, күчтәнәч алдык. Елга бер килгән бәйрәмнән Бик тә канәгать калдык. Гөлфизә Кәлимуллина.

БӘЙРӘМДӘ
Иске елны озатырга
Җыйнаулашып без килдек,
Кыш бабай белән биедек,
Карсылу белән көлдек.
Җырлый белгәннәр җырлады,
Белмәгәннәр тыңлады.
Бакчабызда кичкә чаклы
Шат авазлар тынмады.
Күңел ачтык бергәләшеп,
Әйлән-бәйлән уйнадык.
Бәйрәм вакыты кыска шул,
Без уеннан туймадык.
Кыш бабайдан әллә күпме
Бүләк, күчтәнәч алдык.
Елга бер килгән бәйрәмнән
Бик тә канәгать калдык.
Гөлфизә Кәлимуллина.