+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
11 февраль 2019, 18:32

Бәби буласым килә

Кемнәрнең энеләре-сеңелләре бар, аларга бик таныш бу кичерешләр...

Дилә Булгакова
Бәби буласым килә!
Бәби алып кайтты әни,
Салдылар бишегемә.
Ашый да белми бит әле,
Әнине генә имә.
Әти дә мине онытты,
Бәби янында нәнәм...
Тотып ашатучы да юк,
Түгелеп бетә мәм-мәм.
Ыштансыз елак бәбине
Барысы да ярата.
Минем таста су кертәләр,
Минем бишектә ята.
Имезлеген алдым әле,
Ипләп, яшертен генә.
Минем дә хәзер яңадан
Бәби буласым килә!
Читайте нас: