+2 °С
Кар
Журналга язылу
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
12 февраль 2019, 13:49
Песи төш күргән
Мич башында йоклаганда,
Песи гаҗәп төш күргән.
Төшендә ул Африкада
Арслан булып йөргән.
Теләсә-кемнең өенә
Шакымый гына кергән.
Кемгә керсә дә, урынны
Биргәннәр аңа түрдән.
Арслан караватында
Кичен йокларга яткан.
Төшендә ул мич башына
Кире әйләнеп кайткан.
Шул чагында песиебез
Куркып уянып киткән.
Песиме ул, арсланмы —
Әле дә белми икән.
Разиль ВАЛЕЕВ
Читайте нас:
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!